16+

Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте Ютазы районында Югары Стәрле-Урыссу юлында булган.

Юл-транспорт һәлакәте Ютазы районында Югары Стәрле-Урыссу юлында булган.

Ютазы районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Югары Стәрле-Урыссу юлының 23нче чакрымында ике автомобиль бәрелешкән.

Янгын сүндерүчеләр, һәлакәт урынында янгын чыкмасын өчен, машиналарның аккумуляторларын сүндергән.

http://tatar-inform.tatar/


Комментарии

Главное