16+

Аралар ерак – ышаныч көчле

Районыбызның битараф булмаган кешеләре, учреждение һәм оешма коллективлары, пенсионерлар махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда активлык күрсәтүләрен дәвам итәләр.

Аралар ерак – ышаныч көчле

Районыбызның битараф булмаган кешеләре, учреждение һәм оешма коллективлары, пенсионерлар махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда активлык күрсәтүләрен дәвам итәләр.

Фидакарь әлмәтлеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә тиз арада азык-төлек, кием-салым, маскировка челтәрләре, шәхси посылкалар тупланып, сугышчыларыбызга озатыла тора.

Авыл җирлекләрендә вита-минлы чәйләр әзерлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр.

– Җәйге чорда җиләк-җимеш, шифалы үләннәр киптереп калдырырга тырышабыз. Алгы сызыктагы хәрбиләр хуш исле чәйләребезне сагынып көтеп торалар. Яшелчәләр өлгерә башлагач, коры ашлар ясар өчен аларны да  киптерергә керешәчәкбез, – ди фидакарьләр.

Волонтерлар хезмәте ял көннәрен белми. Яңгыр һәм эсседә, эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә активистлар штабка хәрби дежурствога килгән кебек киләләр.  Аларның күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Яшь волонтерлар МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр, гуманитар йөк туп-лауда, аны төяүдә һәм бушатуда катнашалар.

– Махсус хәрби операциядә катнашучылар - алар безнең геройларыбыз, аларның һәм аларның гаиләләренең мән-фәгатен яклавыбызны алга таба да дәвам итәчәкбез. Хәрбиләребезгә ярдәмне бүген һәркем күрсәтә ала, безгә кушылыгыз, – ди волонтерлар.

Шунысы да куанычлы - быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ял оештыруга аерым игътибар бирелә. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында, «Солнечный», «Юность» һәм «Орленок» шәһәр яны лагерьларында җәй дәвамында 4380гә якын бала ял итәчәк, шуларның 140ы – МХОда катнашучы хәрбиләрнең балалары.

Моннан тыш, Әлмәтнең 770 мәктәп укучысы Татарстанның башка районнарындагы лагерь-ларга ял итәргә җибәрелде. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның 80 баласы бар.

2 июньнән 27 июньгә кадәр 28 мәктәп яны лагере  эшләде. Җәйге сменалар вакытында биредә 2,5 меңгә якын бала ял итте,  шул исәптән МХОда катнашучылар гаиләсеннән 150гә якын бала.

Күмәк эш таулар күчерә, диләр. Изге эшкә бердәм кушылыйк, алга таба да  шулай бергә булыйк, бердәм булыйк.

 Резеда Исмәгыйлева


Комментарии

Главное