16+

Әлмәт районында йөкле ханым авария ясаган

Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург юлының 266 нчы чакрымында, Әлмәт районында була.

Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург юлының 266 нчы чакрымында, Әлмәт районында була.

32 яшьлек йөкле ханым «ВАЗ-21150» руле артында ике машинаны бәрдерә. Авария 8 декабрь көнне иртән була. Зур тизлектә җилдерүче ханым руль белән идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып, Chevrolet Lacetti һәм «ГАЗ-2217» микроавтобусына бәрелә. Урынга коткаручыларны, полицейскийларны һәм ашыгыч ярдәм чакырталар. Йөклелеге өзелү куркынычы янаган ханымны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәргә туры килә.


Комментарии

Главное