16+

Алдансаң, нәрсә эшләргә?

Әйбер сатып алганда ничек алданмаска? Акча түләгәнче нәрсәне белеп тору зарур?

Алдансаң, нәрсә эшләргә?

Әйбер сатып алганда ничек алданмаска? Акча түләгәнче нәрсәне белеп тору зарур?

Һәрбер сатып алучы үзенең хокукларын белергә һәм аларны ышанычлы яклау кирәклеген истә тотарга тиеш. 
Март уртасында билгеләп узылган Бөтендөнья кул-ланучылар хокукларын яклау көне дә быел «Имин товарлар, ышанычлы кул-ланучылар» девизы астында узды. Әлеге уңайдан газета укучыларыбыздан кергән сорауларны һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре биргән җавапларны тәкъдим итәргә булдык. 
Сорау: Гарантия срогы вакытында электр чәйнегемнән су ага башлады. Ремонтлау өчен гарантия мастерскоена тапшырдым. Бер айдан артыграк шалтыратып хәбәр итүләрен көттем. Сабырлыгым беткәч, үзем шалтыратырга булдым. Миңа: «Актны килеп алыгыз. Аны сатучыга күрсәткәч, чәйнегегезне башкасына алыштырып бирерләр», – дип җавап бирделәр. Бу актта нәрсәләр язылырга тиеш икән?
Җавап: Кимчелекләр гарантия срогы дәвамында ачыкланган очракта ремонт 45 көннән артыгракка сузыла алмый («Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 20 нче маддәсе). Сервис үзәге хезмәткәрләре актта товарның гарантия ремонтына кабул итеп алынганлыгын, әмма ремонт үткәрелмәгәнлеген күрсәтергә тиеш. Сатучы шушы язу нигезендә сезгә ватык чәйнегегезне яңасына алыштырып бирергә бурычлы.
Сорау: Мобиль телефонны гарантия мастерскоена тапшырган идем. Аны 45 көн буе ремонтладылар. Алырга дип килгәч, тикшереп карадым – эшләми. “Димәк, тагын ремонтлаячакбыз”, – диделәр. Әмма мин бу телефоннан баш тартып, аның өчен түләнгән акчамны кире аласым килә. Моны ничек хәл итәргә?
Җавап: Бер еллык гарантия срогы әле чыкмаган, ә товар ремонтта инде 45 көннән артыграк ята икән, ремонтны дәвам итәргәме яки сату-алу килешүен өзәргәме икәнен сез үзегез хәл итүгә хокуклы. Ремонтны дәвам итәргә, дигән карарга килсәгез, неустойка түләүләрен таләп итә аласыз. Ул 46 нчы көннән башлап, ремонтның һәр көне өчен товар бәясеннән 1 % тәшкил итә («Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 20 нче һәм 23 нче маддәләре). Сату-алу килешүен өзәргә ниятләсәгез, үзегезнең таләбегезне язмача бәян итегез. («Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 18, 22, 24 нче маддәләренә таянып, товарның кайда икәнлеген күрсәтегез. Претензияне сатучыга тапшырып, икенче нөсхәсендә аны кабул итеп алган хезмәткәрнең имза салуын барлагыз. Претензиягезне шундый-шундый көндә кабул итеп алуларына дәлил булып тора бу. Сезгә акчагызны кире кайтарып бирүдән баш тарта алмыйлар. Чөнки 45 көн эчендә юкка чыгарылмаган кимчелек – җитди кимчелек, ә әлеге кимчелеге булган товар сыйфатсыз булып санала.
Сорау: Кесә телефоным 9 ай эчендә ике тапкыр ватылды. Ул батареясенә тулысынча зарядка алгач, үзенән-үзе сүнә һәм башка кабынмый. Хәзер телефоным инде өченче тапкыр ремонтта. Сервис үзәгендә дүртенче тапкыр ватылганнан соң түләнгән акчамны кире кайтарачакларын яки телефонны башкасына алыштырып бирәчәкләрен әйттеләр. Әмма мин инде хәзер үк бу мәсьәләне хәл итәсем килә. Моны хәл итеп булырмы икән?
Җавап: («Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 18 нче маддәсе нигезендә, җитди кимчелекне ачыклагач ук (телефонның кабынып китә алмавы җитди кимчелек булып тора) телефон өчен түләнгән акчагызны кире кайтаруларын таләп итә ала идегез. Әмма сез гарантия ремонтына ризалык биргәнсез икән, тагын ватылганын көтәргә туры киләчәк. Бу очракта гарантия срогы, товардан күпме файдаланмаган булсагыз, шул вакытка озайтыла. Әлеге чор кулланучының товардагы кимчелекләрне юкка чыгару таләбе белән мөрәҗәгать иткән көннән башлап, ремонтлаганнан соң товарны тапшыру көненә кадәр исәпләнелә («Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы  РФ Законы). Әмма гарантия срогы чыккач та – ике ел дәвамында сез товарның сыйфатына пртензия белдерүгә хокуклы. Дөрес, телефоныгыз җитештерүчесе гаебе белән эшләмәгән очракта гына.
 Сорау: Чираттагы ялга китәр алдыннан нетбук сатып алган идем. Бик нык ашыгуым сәбәпле аны кибеттә тикшереп карап алмадым. Өйгә кайткач, 16 көннән соң гына зарядка җайланмасының эшләмәвен аңладым. Кибеттә, хәзер сервис үзәгенә барырга кирәк, чөнки товарны алыштыру яки түләнгән акчаны кире кайтарып алу өчен ике атналык срок узган инде, диделәр. Чыннан да, шулаймы икән? Товарны сатучыга кире тапшыра алмаммы икән?
Җавап: Сезнең товар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә. Шуңа күрә, фәкать җитди кимчелеге булганда гына, сез аны 15 көнлек сроктан соң башкасына алыштыра яки сатучысына кире кайтара аласыз. Юкка чыгарылганнан соң янә пәйда була торган яки юкка чыгару өчен җитди чыгымнар таләп итә торган кимчелек бу. Товарда җитди кимчелекнең барлыгын тиешле белгечләре булган сервис үзәгендә ачыклый алалар. Әмма товарны сездән кибеттә дә экспертизага кабул итеп алырга тиешләр. Сатучыга претензия язып, үзегезнең таләпләрегезне бәян итегез һәм, кимчелекләре аркасында, нетбуктан билгеләнеше буенча файдаланып булмауны күрсәтегез. Әгәр аның өчен түләнгән акча кире кайтарылмаса яки товар башкасына алыштырылмаса, сатучы оешма-га штраф салыначак. Акчаны кире кайтаруның 10 көнлек срогын бозган өчен неустойка күләме кире кайтару срогы чыкканнан соң һәр көн өчен товар бәясеннән 1 % тәшкил итә. 
Сорау: Кыйммәтле туфли сатып алган идем. Бераз гына кигәннән соң җөйләре нык сузылып, туфлиләрем аяктан төшә башлады. Кибеткә мөрәҗәгать иттем, әмма, 10 көнлек гарантия срогы узган, һәм, гомумән, кимчелек түгел бу, дип, түләнгән акчамны кире кайтарудан баш тарттылар. Миңа хәзер нишләргә? Күн стелька һәм үкчәм турындагы махсус аслык та булышмый бит!
Җавап: Аяк киеменә сак мөнәсәбәттә булып, аннан файдалану кагыйдәләрен бозмыйча килеп чыккан ким-челекнең сәбәбе – завод брагы, төгәлрәге, кию барышында ачыкланган «яшерен» кимчелек икәнлегенә шикләнмәсәгез, претензия белдерегез. Бу очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законына таянырга кирәк. Анда, кимчелекләр гарантия срогы тәмамланганнан соң, товарны сатып алгач ике ел эчендә ачыкланган очракта, сатып алучы претензия белдерүгә хокуклы, диелгән. Әмма сатучы (җитештерүче, сервис үзәге) кимчелекнең производство брагы икәнлеген раславыгызны таләп итәргә мөмкин. Моны экспертиза билгеләргә тиеш. Тик товарга гарантия срогы чыгу сәбәпле, экспертизаны сез үзегез оештырырга һәм үткәрергә тиешсез. Товарның производство кимчелекләре расланса, кибет (җитештерүче, сервис үзәге) сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчагызны кире кайтарырга, шулай ук экспертиза өчен түләргә тиеш. Ягьни сезгә китерелгән чыгымнарны кап-ларга тиеш («Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законы). Кибет монннан баш тартса, бу мәсьәләне суд тәртибендә хәл итәргә туры киләчәк.
Сорау: Моннан ике көн элегрәк базардан трикотаж күлмәк сатып алган идем. Базарда җентекләп карап тормаганлыктан, тишекләре барлыгын өйгә кайткач кына күрдем. Янә базарга киттем. Тик анда сатучылар күлмәкне башкасына алыштырудан яки түләнгән акчамны кире кайтарып бирүдән баш тарттылар. Миңа хәзер нишләргә?
Җавап: Иң элек күлмә-гегездәге тишекләрнең ни сәбәптән барлыкка килгәнен билгеләргә һәм аларның производство брагы булып тору-тормавын ачыкларга кирәк. Базарга “кайнар эзләр” буенча килгәнсез икән, димәк, товарга гарантия срогы чыкмаганлыктан, экспертиза өчен түләү бурычы сатучы җилкәсенә төшә. Ул сездән күлмәкне кабул итеп экспертларга тапшырырга тиеш. Әмма сатучы моннан баш тартса, сез икенең берен сайлап ала аласыз. Үз хисабыгызга бәйсез экспертиза үткәреп, аның бәяләмәсен гаризагыз (акчагызны кире кайтаруларын таләп итеп язылган гариза) белән бергә сатучыга илтеп бирә аласыз, ләкин башта сатучыга мондый гариза тапшырырга кирәк. Әгәр дә ул 10 көн эчендә акчагызны кире кайтармаса («Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законына таянып, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Бу очракта товарга экспертизаны суд үткәреп, экспертиза нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.


Комментарии

Главное