16+

Әлмәттә телефонын югалткан Бөгелмә пенсионерына ярдәм иткәннәр

Хатын-кыз Әлмәткә сәфәре вакытында кесә телефонын югалткан.

Әлмәттә телефонын югалткан Бөгелмә пенсионерына ярдәм иткәннәр

Хатын-кыз Әлмәткә сәфәре вакытында кесә телефонын югалткан.

Әлмәттә телефонын югалткан Бөгелмә кешесенә ярдәм иткәннәр

Бөгелмәдә яшәүче 69 яшьлек хатын-кыз Бөгелмәнең дежур частена телефонын югалту турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз Әлмәткә сәфәре вакытында кесә телефонын югалткан. 

Пенсионер  инде өйдә югалуны ачыклаган һәм үзе утырып кайткан автомобиль маркасын исенә төшерә алмаган. Полиция хезмәткәрләре оператив рәвештә эшкә тотыналар — машина йөртүчене табалар һәм кыска вакыт эчендә телефонны хуҗасына кайтаралар.

Хатын-кыз хокук саклаучыларга профессиональлекләре һәм тиз реакцияләре өчен рәхмәт белдерде.

 


Комментарии

Главное