16+

Татарстан трассаларында карга батып калган автомобильләрне казып чыгаралар

Татарстанда буран.

Татарстанда буран.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре карга батып калган машиналарны казып чыгара. Юлларны кардан чистарталар һәм реверсив хәрәкәт оештыралар.

Искәртеп узабыз, буран аркасында төбәктә М-12 «Восток» һәм М-7 «Волга» федераль трассаларында (йөк автомобильләре һәм автобуслар өчен – аерым участокларда) хәрәкәт тулысынча чикләнде.

 

Татар-информ


Комментарии

Главное