16+

Синоптиклар Татарстанда июль коры һәм җылы булыр дип фаразлый

Республикада норма 19,9 градус тәшкил итә.

Синоптиклар Татарстанда июль коры һәм җылы булыр дип фаразлый

Республикада норма 19,9 градус тәшкил итә.

Июль аенда Татарстанда һаваның уртача температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булыр дип фаразлана. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Казанда норма 20,5 градус, республикада 19,9 градус тәшкил итә.

Июльдә явым-төшем җитмәс, дип фаразлана. «Айлык явым-төшем күләме климатик нормадан кимрәк булыр дип көтелә. Норма Казанда 63 мм, Татарстанда 56 мм тәшкил итә», диелә хәбәрдә.

 


Комментарии

Главное