16+

Әлмәттә биш катлы йортның тәрәзәсендә эленеп торган кешене коткардылар

Фаҗига Пушкин урамында була.

Әлмәттә биш катлы йортның тәрәзәсендә эленеп торган кешене коткардылар

Фаҗига Пушкин урамында була.

Әлмәт телеграм-каналларында Пушкин урамында күп фатирлы йортның бишенче катындагы тәрәзәдә эленеп торган хәлдә  ир-ат күренгән видеолар пәйда булды.  

Кадрларда ир - атның кулыннан бишенче кат тәрәзәсеннән, ә аягыннан дүртенче кат тәрәзәсеннән тотып торуларын күрәбез. Бервакыт ул кулын тартып ала һәм егыла башлый, ләкин аны дүртенче каттагы кеше тотып кала һәм өйгә тартып кертә.

Ир-атның хәзерге хәле турында хәбәр ителми.


Комментарии

Главное