16+

Әлмәттә игезәкләр туган

12 апрельдә Әлмәт ЗАГСында 7 игезәк балалар тууы теркәлгән.

Әлмәттә игезәкләр туган

12 апрельдә Әлмәт ЗАГСында 7 игезәк балалар тууы теркәлгән.

Җумаевлар Кобилжон Мукимжон углы һәм Робия Эмомалиевна гаиләсендә шатлыклы вакыйга була. 24 мартта аларның ике матур кызлары туа. Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Мөслимә һәм Мөбинә исемнәрен кушкан. Бу аларның гаиләсендә беренче һәм икенче балалар.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата - ананы икеләтә шатлык белән котладылар һәм аларга балаларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларын тапшырдылар.

 

 

Фото: Әлмәт ЗАГСы


Комментарии

Главное