16+

Әлмәттә Әхмәтовлар гаиләсенең алтын туйлары узды

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рөстәм Мидхәт улы һәм Галина Ивановна Әхмәтовлар алтын туйларын - 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Әлмәттә  Әхмәтовлар гаиләсенең алтын туйлары узды

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рөстәм Мидхәт улы һәм Галина Ивановна Әхмәтовлар алтын туйларын - 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Рөстәм Мидхәтович белән Галина Ивановна бер институтта, бер курста укыйлар һәм Ижау шәһәрендә бер тулай торакта яшиләр. Шунда аларның дуслык, мәхәббәтләре  башланган. 3 курсны тәмамлаганнан соң, 20 яшьтә алар үз гаиләләрен теркәргә карар кылалар.

Рөстәм Мидхәтович гомерен сәнгатькә багышлый,  Галина Ивановна  30 еллык стажы булган педагог.

Бәхетле гаиләдә Әхмәтовларның өч кызы: Соня, Светлана һәм Вероника дөньяга килгән. Бүген аларны 4 онык һәм 2 оныкчык  уңышлары белән куандыралар. 


Комментарии

Главное