16+

Әлмәттә машина бәрдерелгән 9 яшьлек баланы санавиация белән республика балалар клиник хастаханәсенә күчерделәр

Кыз реанимациядә.

Әлмәттә машина бәрдерелгән 9 яшьлек баланы санавиация белән республика балалар клиник хастаханәсенә күчерделәр

Кыз реанимациядә.

Әлмәттә внедорожник бәрдергән кызны санавиация вертолеты белән Татарстан балалар клиник хастаханәсенә китерделәр, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Искәртеп узабыз, Audi Q7 автомобилен йөртүче 37 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлек сайламый  ике җәяүлене-44 яшьлек хатын-кызны һәм машина йөрү өлешендә барган баланы таптаткан иде. Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз шунда ук үлә.

"Баланың хәле тотрыклы рәвештә авыр. Кыз реанимациядә. Аның баш мие травмасы бар, үпкәләренә зыян килгән һәм боты сынган. Табиблар нейропротекция белән шөгыльләнәләр, пациентка кирәкле ярдәмне күрсәтәләр", – дип сөйләделәр хастаханәдә.


Комментарии

Главное