16+

Әлмәттә 300 нче сабый тууы теркәлде

 2 мартта Әлмәт шәһәре ЗАГС белгечләре тарафыннан 300-нче бала тууы теркәлде.

Әлмәттә 300 нче сабый тууы теркәлде

 2 мартта Әлмәт шәһәре ЗАГС белгечләре тарафыннан 300-нче бала тууы теркәлде.

 28 февральдә Шәфигуллиннар Илнур Равил улы һәм Эльвира Илдар кызы гаиләсендә уллары туа. Балага Аслан исемен кушалар.  Асланның ике апасы-Мәрьям һәм Ясминә бар. Ясминә шулай ук 28 февраль көнне туган.

ЗАГС белгечләре бәхетле ата-анага сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

 


Комментарии

Главное