16+

Әлмәттә 2021 елда 2000 нче сабый туган

Садыховлар гаиләсендә кыз туа.

Әлмәттә 2021 елда 2000 нче сабый туган

Садыховлар гаиләсендә кыз туа.

30 ноябрь көнне Әлмәт ЗАГС белгечләре бу елда 2000 нче сабыйның тууын теркәде. Бу хакта ЗАГС идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бу вакыйга 13 ноябрь көнне Садыховлар гаиләсендә булган. Рамал белән Фидан гаиләсендә Айда исемле кызлары дөньяга аваз салган.

 ЗАГС белгечләре әти-әнине котладылар һәм сабыйның беренче дәүләт документын – туу турында таныклык тапшырдылар.


Комментарии

Главное