16+

Әлмәт нефть институты кампусында торак йортлар төзи башладылар

Кампусның торак комплексында барлыгы 5 квартал булачак-бу 1000гә якын фатир.

Әлмәт нефть институты кампусында торак йортлар төзи башладылар

Кампусның торак комплексында барлыгы 5 квартал булачак-бу 1000гә якын фатир.

Фәнни-тикшеренү һәм уку үзәге территориясендә 1 нче торак квартал төзелеше башланды, хәзер субайлар сугу бара, яза  "Нефть хәбәрләре".

Беренче кварталда 188 фатирга исәпләнгән 4 йорт төзеләчәк. Йортларның берсенең беренче катында балалар бакчасы урнашачак.

Кампусның торак комплексында барлыгы 5 квартал булачак-бу 1000гә якын фатир.

Беренче кварталдагы йортларга нефть институты укытучылары һәм ТатНИПИнефть хезмәткәрләре,  "Татнефть"  хезмәткәрләре күчәчәк .

20 гектар мәйданны били торган кампус территориясендә ике студентлар тулай торагы төзелгән, лаборатория-тикшеренү корпусы төзелеп килә, укыту-лаборатория һәм офис корпусы төзелә, шулай ук анда спорт корпусы һәм җир асты парковкасы төзелеше дә башланган.

 

Фото: "Нефтяные вести"


Комментарии

Главное