16+

2022 елда баланы карау буенча пособиенең максималь күләме 31,2 мең сумга кадәр арта

Хәзер бу күрсәткеч 29 600 сум тәшкил итә.

2022 елда баланы карау буенча пособиенең максималь күләме 31,2 мең сумга кадәр арта

Хәзер бу күрсәткеч 29 600 сум тәшкил итә.

2022 елның 1 февраленнән Россиядә бала карау буенча пособиенең максималь күләме 31 282 сумга кадәр арттырылачак.

Мондый мәгълүмат Хисап палатасының «2022 елга һәм 2023-2024 елларның план чорына РФ Социаль иминият фонды бюджеты турында»гы документында урын алган.

Хәзер бу күрсәткеч 29 600 сум тәшкил итә. Мондый пособиенең минималь күләме 7 083 сумнан 7 493 сумга кадәр артачак.

Моннан тыш, бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә индексацияләнә: бала туганда пособие 18 886 сумнан 2022 елда 19 981 сумга җитәчәк. 

Чыганак


Комментарии

Главное