16+

Әлмәттә 13-нче игезәк сабыйлар туды

21 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГСында 13-не игезәк балалар тууы теркәлде.

Әлмәттә 13-нче игезәк сабыйлар туды

21 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГСында 13-не игезәк балалар тууы теркәлде.

Икеләтә бәхет, икеләтә шатлык Шәрифуллиннар Алмаз Фәиз улы һәм Айсылу Альфред кызы гаиләсенә насыйп булды. Аларның ике матур кызлары туды. Яңа туган сабыйларны әти-әниләр Әминә һәм Ясминә исемнәре белән атадылар.

ЗАГС белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм әтиләренә беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны тапшырдылар.

Котлыйбыз!


Комментарии

Главное