16+

Әлмәтлеләрнең сабыйларына нинди исемнәрне ешрак сайлавы турында билгеле булды

Әлмәт ЗАГСында яңа туган балалар өчен сирәк һәм аеруча киң таралган исемнәр турында сөйләделәр.

Әлмәтлеләрнең сабыйларына нинди исемнәрне ешрак сайлавы турында билгеле булды

Әлмәт ЗАГСында яңа туган балалар өчен сирәк һәм аеруча киң таралган исемнәр турында сөйләделәр.

Бу елның 8 ае нәтиҗәләре буенча, әти — әниләр кызлар өчен Айлин, Амелия, Әминә, ә малайлар өчен Марк, Мирон, Давид исемнәрен ешрак сайладылар, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсе.

Сирәк исемнәр исемлегенә Зәмирә, Аиза, Эмма, Динислам, Альяр кергән. 

2021 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГСында 1450 бала туу теркәлгән, шуларның 728-е малай һәм 722-се кыз. 12 гаиләдә игезәк сабыйлар туган. 


Комментарии

Главное