16+

Балаларны яклау көнендә яңа туган балаларның әти-әниләренә автокреслолар тапшырылды

Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт бала тудыру йортында традицион "Бала тудыру йортыннан автокресло" хәйрия акциясе узды.

Акциянең максаты-җәмәгатьчелек игътибарын балалар травматизмы һәм юлларда балигъ булмаганнарның иминлеге проблемаларына җәлеп итү. Балалар өчен тотып тору җайланмалары сабыйларга гомерен беренче көннәреннән үк куркынычсыз итәргә мөмкинлек бирә.

Бәхетле ата-аналарны алар тормышындагы истәлекле вакыйга белән район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова котлады.  Һәр гаиләгә файдалы бүләк - автокресло, шулай ук ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хаты белән бергә туу турында таныклык тапшырылды.

Өч гаилә яңа туган сабыйлары өчен автокресло - Абдуллиннар, Мовламовлар, Карповлар гаиләсе алды. Кунаклар чын күңелдән яшь ата-аналарны бала туу белән котладылар һәм барысына да нык сәламәтлек, иминлек теләделәр.

Комментарии

Главное