16+

ТР Конституциясе көне алдыннан Әлмәт гаиләсендә зур шатлык булган

Аларга беренче дәүләт документларын - туу турында таныклык тапшырганнар.

ТР Конституциясе көне алдыннан Әлмәт гаиләсендә зур шатлык булган

Аларга беренче дәүләт документларын - туу турында таныклык тапшырганнар.

Әлмәт районында яшәүче Айнур Мифтахетдинов һәм Камилә Хәсәнова гаиләсендә ике бала дөньяга аваз салган. ЗАГС идарәсе белгечләре игезәк балаларның ел башыннан 22 нче булып теркәлүләрен билгеләгән.

5 ноябрь көнне, Конституция көне алдыннан, ЗАГС идарәсендә игезәкләрне теркәгәннәр. Әти-әниләре сабыйларына Умар һәм Усман исемнәре биргән.

ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле ата-аналарны икеләтә шатлык белән котлап, беренче дәүләт документларын - туу турында таныклык тапшырганнар.


Комментарии

Главное