16+

Җаваплылык хисе уянырмы?

Әлеге уңайдан шушы көннәрдә калабызга Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин үзе дә килеп китте.

Әлеге уңайдан шушы көннәрдә калабызга Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин үзе дә килеп китте.

Эшлекле сөйләшү

Район башлыгы белән берлектә узган киңәшмәдә җылылык беләнтәэмин итүче предприятиеләр, идарәче компанияләр һәм торакмилекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре катнашты.

Утырышта катнашучылар әзерлек паспортларын алуның барышынһәм кышкы чорда җылылык белән тәэмин итү өчен җаваплыоешмаларның эш планнарын карадылар. Төп доклад беләнбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллинчыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган җылыту сезонында иңзур авария йөкләнешен күрсәткән җылылык челтәре участокларывакытында ачыкланган һәм 2026 елның җәенә техникҗиһазландыру программасына кертелгән.

Районның торак фондында 1046 күп фатирлы йорт исәпләнә.Аларның 845 е үзәкләштерелгән җылытуга тоташтырылган, 172 сеиндивидуаль, ә 14 е үз котельныйлары белән җиһазландырылган.Сезонга әзерлек кысаларында 43 йортта капиталь ремонтпланлаштырылган.

Идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәмҗылылык белән тәэмин итүче оешмалар бергәләп үзәк җылытусистемаларын юдыртуга һәм пресслауга керешкәннәр: бүгенгекөндә 118 йортта әлеге чара тәмамланган, тиешле актлар ГИС ЖКХ системасына кертү өчен тапшырылган.

Әйе, эшләр дә күп башкарыла, ремонтлар да бара кебек, тик ниөчендер ЖКХ тармагы эшчәнлегеннән  халык канәгать түгел, чөнки күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты түбән. Халык кесәсеннәнакча чыгарып түли, шуңа күрә дә идарәче компанияләргә үзенеңгозерләрен генә түгел, таләпләрен белдерергә дә хаклы.

Нәрсә генә дисәк тә, торак-коммуналь хуҗалык – ул бизнес, ә әлеге бизнеска нинди максат белән киләләр? Башкалар кебек үк, акча эшләргә дип киләләр. Ләкин кайбер идарәче оешмаларныңэшчәнлеге яшәүчеләрдән түләүләр җыюга гына кайтып кала, шулук вакытта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенчахезмәтләр еш кына күрсәтелми.

Мисаллар буа буарлык. Мисал өчен «Новация» җәмгыяте май аенда 125 мең сум күләмендә инде икенче штрафын алды. Бертапкыр штраф салганнан соң да аңламаган икән, тагын нәрсә дипәйтергә була? Белоглазов урамындагы 149 нчы һәм Җәлилурамындагы 47 нче йортларда яшәүчеләрнең җитешсезлекләрнебетерүне сорап язган гаризалары я бөтенләй теркәлми, я җавапсызкала, я өлешчә генә карала икәнлеге мәгълүм булды. Ә бит идарәчекомпаниянең авария -диспетчерлык хезмәте тәүлек дәвамындаэшләргә тиеш. 

Авария-диспетчерлык хезмәте ничек эшли?

Гомумән, әлеге служба вази-фасына нинди җаваплылыкйөкләтелгән соң? Торак инспекциясе әлеге уңайдан аңлатма бирә. Беренче чиратта даими мониторинг: авария-диспетчерлык хезмәтейорт эчендәге инженер системаларының торышын һәм өйгә керәторган коммуналь ресурсларның сыйфатын күзәтеп торырга тиеш.  Заявкаларны кабул итү һәм теркәү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү, гомуми мөлкәтне карап тоту һәм төзексезлекләрне бетерүмәсьәләләре буенча тәүлек буе яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итү, үтәлешне тикшерү, заявкаларның законда билгеләнгән вакыттаүтәлүен күзәтеп тору, оператив җавап бирү, аварияләр яисә аларкилеп чыгу куркынычы булганда гражданнарның иминлегентәэмин итү өчен кичекмәстән чаралар күрү – болар барысы да аларга йөкләтелгән. Диспетчер телефон шалтыратуына 5 минут эчендә җавап бирергә тиеш. Шалтыратуга җавап бирә алмасаң, тавыш яки электрон хәбәр калдыру мөмкинлеге тудырылыргатиеш. Мондый хәбәрләр 10 минут эчендә каралырга тиеш.

Телефон төп элемтә каналы булып тора, әмма сайт яки мессенджерлар кебек резерв вариантлар да каралырга тиеш. Мөрәҗәгать итүчегә мәгълүмат бирү аеруча мөһим. Гаризанытеркәгәндә диспетчер аның номерын һәм үтәү срокларын хәбәритәргә тиеш. Шунысы мөһим - авария-диспетчерлык хезмәтен тотучыгымнары торак урынны карап тоту өчен түләүгә яисә ширкәтяисә кооператив әгъзаларының мәҗбүри түләүләренә кертелә. Шуңа күрә дә авария-диспетчерлык хезмәтенең нәтиҗәле эшләве – ул формальлек кенә түгел, ә йортта яшәүчеләргә үз вакытындаярдәм күрсәтүне һәм аларның йортын эксплуатацияләү белән бәйлепроблемаларны хәл итүне гарантияли торган төп элемент та.

Подваллар торышы уйландыра

Торак йортлардагы проблемалы урыннарның берсе – подвалларторышы. Бүгенге катлаулы чорда әлеге урыннар халык өченсаклану урыннары да булып торуын онытмаска кирәк. Тик ни өчендер оныталар шул.  Бу уңайдан 7 нче ЖЭУны мисал итепкитереп узмый мөмкин түгел. Татарстан торак инспекциясе 8 Март урамындагы 17 нче йортта яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча тикшерүуздырган иде. Идарәче компаниягә түбәндәге күрсәтмәләр би-релгән: мөрәҗәгать итүчегә милекчеләрнең актуаль реестрынбирергә, подвалдагы барлык хокук бозуларны бетерергә, атапәйткәндә: агып торган җылыту һәм кайнар су торбаларынремонтларга, подвалны киптерергә һәм канализация агынтыларыннан чистартырга. Әлеге чаралар 6 апрельгә кадәрбашкарылырга тиеш булган. 

Срок беткәч, кабат тикшерү үткәрелгән. Тик күрсәтмәләрүтәлмәгәне ачыкланган. Милекчегә милекчеләрнең актуаль реестры бирелмәгән, торбалар әлегә кадәр агып тора, подвалдагы грунт юеш. Нәтиҗәдә беркетмә төзелгән, эш материаллары судка җибәрелде. Идарәче компания директоры судта беркетмә беләнкилешмәвен, күрсәтмә үтәлүен һәм хәтта сроктан 3 көнгә иртәрәкбулуын белдергән һәм штрафны киметү яки аны кисәтүгәалыштыру турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. 

Процесста катнашучыларны тыңлап, эш материалларынтикшергәннән соң, суд карар чыгарган: «ЖЭУ-7» ҖЧҖ не административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм 100 мең сумкүләмендә штраф билгеләргә. Хәзер 7 нче ЖЭУ алдында штраф түләү генә түгел, ә тагын да мөһимрәге - торак инспекциясекүрсәтмәсен тулысынча үтәү бурычы тора. 

Төзүчеләр проспектындагы 35 нче йортның подваллары да, күзәтчелек органы күрсәт-мәләренә карамастан, элеккечә су астында дип хәбәр итә торак инспекторлары. Узган елныңоктябрендә үк «Алсу» идарәче компания подвалларны су басу сәбәбен бетерү турында күрсәтмә алган булган. Әмма, кабаттикшерү нәтиҗәләре буенча, проблеманың хәл ителмәгәнлегеачыкланган. Күрсәтмәне үтәмәү сәбәп-ле, административ эшматериалларын Татарстан торак инспекциясе судка җибәргән. Утырышта идарәче компания вәкиле административ хокук бозутурындагы беркетмә белән килешмәвен белдерде. Аның сүзләренәкараганда, су басуның сәбәбе грунт сулары, ә аларның үтеп керүурынын билгеләү мөмкин түгел.

Суд «Алсу» компаниясе вәкиленең дәлилләрен игътибаргаалмаган. Идарәче компания административ хокук бозуда гаепле диптабылган һәм 100 мең сум штрафка тартылган.

Канализация газлары сәламәтлекне какшата

Күп фатирлы торак йорт-ларда подвалларны су басу бинаныңиминлегенә дә, анда яшәүчеләрнең сәламәтлегенә дә куркынычтудырып, җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мондыйшартларда авырулар кузгатучылар актив үрчи, кешеләрдә хроник авырулары кискенләшергә мөмкин, бигрәк тә үпкә патологиясебулганннарда. Моннан тыш, күгәрек һәм гөмбә барлыкка килә, начар ис тарала, ә бетон конструкцияләр һәм фундамент җимереләбашлый.

Канализация газлары төрле матдәләрнең катлаулы катнашмасынтәшкил итә, алар арасында күкерт водороды, аммиак, метан һәмбашка газлар булырга мөмкин, алар озак вакытлы тәэсир иткәндәяки югары концентрациядә баш авырту, баш әйләнү, күңелболгану, сулыш алу белән проблемалар һәм хәтта җитдирәкагуланулар китереп чыгарырга мөмкин.

 

Идарәче компанияләр бу турыда хәбәрдар дип ышанасы килә. Шуңа күрә дә үзләренең эшчәнлекләрен кабаттан анализлап, карап чыгарлар дип өметләнәбез. Әлбәттә, аларның хезмәтеҗиңелләрдән түгел, ләкин һәрбер эшчәнлек җаваплылык хисебелән сугарылырга тиеш. Алай булмаганда – бу инде хезмәт түгел.

Резеда Исмәгыйлева


Комментарии

Главное