16+

Әлмәтлеләр ишегалларын кардан чистарта

Шәһәр халкы коммуналь хезмәтләргә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә.

Әлмәтлеләр ишегалларын кардан чистарта

Шәһәр халкы коммуналь хезмәтләргә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә.

Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков үз телеграм-каналында актив әлмәтлеләргә адресланган рәхмәт хаты бастырган.

Аның сүзләренә караганда, шәһәр халкы коммуналь хезмәткәрләргә ишегалларын кардан чистартуда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Исхаков Шевченко урамы, Җәлил урамы, 30; Совет урамы, 155; Тельман урамы, 41; Галиев урамы, 33 һәм Ленин урамы, 189 йортларда яшәүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

«Сезнең ярдәмегез чыннан да бик зур әһәмияткә ия!»- дип нәтиҗә ясады башкарма комитет җитәкчесе.

Фото: t.me/aynuriskhakov


Комментарии

Главное