16+

Әлмәттә кайбер йортлар һәм оешмалар салкын сусыз калачак

Су иртәнге 08.00 сәгатьтән эш тәмамланганчыга кадәр булмаячак.

Әлмәттә кайбер йортлар һәм оешмалар салкын сусыз калачак

Су иртәнге 08.00 сәгатьтән эш тәмамланганчыга кадәр булмаячак.

Иртәгә, 28 мартта, Әлмәттә Әминов урамы, 9 адресы буенча урнашкан йортта авария хәлендәге суүткәргеч участогы алыштырылу сәбәпле, салкын су бирү туктатылачак: Әминов урамы буенча – Ленин урамыннан Гафиятуллин урамына кадәр, Ленин урамы буенча – Әминов урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр су бирү туктатылачак. Бу хакта «Әлмәт-Водоканал» АҖ хәбәр итә.

Су 08.00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчыга кадәр булмаячак.

Сусыз калачак:
Әминов урамы, 9, 9а, 11, 11а;
-Гафиятуллин урамы, 51а, 51б;
Ленин урамы, 104Б, 112, 114а, 114б;
Төзүчеләр проспекты, 20а, 20б
Ленин урамы, 122 (Сбербанк);
Әминов ур., 9б («Экология»);
Төзүчеләр проспекты, 24 ("АРНУ").


Комментарии

Главное