16+

Биләрдә «Сәләт» форумының беренче сменасы старт алды: 800 сәлкеш белем һәм лидерлык серләренә төшенәчәк

26 июньдә Биләрдә XV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы — «Алдынгылар Биләр форумы» үз эшен башлады. Быелгы сменада Татарстан районнарыннан 12-17 яшьлек 800гә якын сәлкеш катнаша, алар остазлык, лидерлык һәм командада эшләү серләренә төшенәчәк.

26 июньдә Биләрдә XV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы — «Алдынгылар Биләр форумы» үз эшен башлады. Быелгы сменада Татарстан районнарыннан 12-17 яшьлек 800гә якын сәлкеш катнаша, алар остазлык, лидерлык һәм командада эшләү серләренә төшенәчәк.

26 июньдә Биләрдә XV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы — «Алдынгылар Биләр форумы» тантаналы рәвештә ачылды. Ул Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә оештырыла. Биләр җиренә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 12–17 яшьлек 800гә якын сәләтле бала җыелды. Алар барысы да конкурс аша сайлап алынган: катнашу өчен «Остазлар» темасына эссе язып, үз казанышларын чагылдырган портфолио тәкъдим итәргә кирәк булган.

Форумның рәсми ачылышы 27 июньдә узды. Тантаналы чараларда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге рәисе Тимур Сөләйманов һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов сәламләде. 

Тимур Сөләйманов үз чыгышында сәлкешләрнең үзенчәлеклеген һәм алдынгы булуларын ассызыклап: «Сезнең һәрберегез — кечкенә бер галәм, ә бергә без зур җиһан тәшкил итәбез. Уртак тарих безне берләштерә һәм киләчәгебезне билгели. «Алдынгылар» сәләтле, ә сәлкешләр һәрвакыт иң алдынгылардан санала», — диде. 

Сергей Демидов исә яшьләр көнендә мондый сәләтле яшьләрнең бер мәйданчыкта җыелуы зур вакыйга булуын билгеләп үтеп, аларга файдалы һәм күңелле ял теләде.

Беренче сменаның төп юнәлеше — остазлык һәм лидерлык. Форум кысаларында балаларда җаваплылык, лидерлык сыйфатлары һәм командада эшләү күнекмәләре үстереләчәк. Сәлкешләр көн дәвамында мәгариф, фән, мәдәният, экология кебек 12 төрле юнәлеш буенча белем алачак. Төрле остаханәләрдә катнашып, үз белемнәрен гамәлдә сынап караячаклар.

Быелгы форумның тагын бер яңалыгы — «Биләр. Тамырлар» дип исемләнгән махсус проект. Аның кысаларында «Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы» директоры, тарих фәннәре кандидаты Зөфәр Шакиров балаларны археология серләре һәм тарих һөнәренең нечкәлекләре белән таныштыра.

Форумдагы кызыклы вакыйгаларны «Җанлы Сәләт» проекты аша онлайн режимда да күзәтеп барып була. Көн саен яңалыклар, репортажлар һәм туры эфирлар «Сәләт»нең ВКонтакте челтәрендәге рәсми сәхифәләрендә дөнья күрә. 

Гомумән алганда, «Сәләт» форумы 26 июньнән 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Дүрт смена эчендә Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 6 меңгә якын сәләтле бала, яшьләр һәм остазлар бер мәйданчыкта очрашачак. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла, дип яза «Татар-информ».


Комментарии

Главное