16+

«Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе»: республикада «Гаилә атнасы» башлана

1 июльдән 10 июльгә кадәр Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» узачак. Бәйрәм кысаларында республика буйлап 700 дән артык чара оештырыла, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм аларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре яктыртыла.

1 июльдән 10 июльгә кадәр Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» узачак. Бәйрәм кысаларында республика буйлап 700 дән артык чара оештырыла, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм аларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре яктыртыла.


Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Гаилә атнасы» старт ала. Ул 1 июльдән 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк. ТР Хөкүмәтенең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова матбугат конференциясендә белдергәнчә, бәйрәм кысаларында республика күләмендә 700 дән артык төрле чара уздыру планлаштырыла.

Быелгы чаралар «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» дигән шигарь астында үтә. Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, бүгенге көндә республикада традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтү һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә системалы эш алып барыла.

ЗАГС идарәсе башлыгы шулай ук республикада гаиләләр өчен 65 төрле социаль ярдәм чарасы эшләвен, шуларның 60 ы төбәк бюджеты хисабына финанслануын искәртте. Аерым алганда, күп балалы гаиләләр саны елдан-ел арта: бүгенге көндә республикада 59 меңнән артык шундый гаиләдә 189 мең бала тәрбияләнә. Яшь гаиләләр өчен дәүләт торак программалары эшли, ә балалы студент гаиләләренә ярдәм итү мөмкинлекләре киңәйтелә. Гомумән, илебездә балалы гаиләләрне хуплау эше «Гаилә» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла, дип яза «Татар-информ».

 


Комментарии

Главное