16+

Татарстанда «Яшел Үзән» икътисадый зонасы киңәйтеләчәк

Россия Хөкүмәте Татарстандагы «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасын киңәйтү турында карар кабул итте. Проект кысаларында 300 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп ителәчәк һәм импортны алмаштыручы яңа кластер оештырылачак.

Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин белдергәнчә, әлеге мөһим карар җомга көнне вице-премьер Александр Новак рәислегендәге хөкүмәт комиссиясе утырышында расланган. Зонаның чикләрен арттыру нефть продуктларын эшкәртү, чималны тирәнтен үзләштерү һәм биотехнологияләр юнәлешләрендәге эшләргә бәйле. Төп максат — Россия базарында кытлык кичектергән товарларны җитештерүне юлга салу. Моның өчен 300 миллиард сум күләмендә өстәмә капитал тарту планлаштырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Комментарии

Главное