16+

Менделеевскида «Геройлар ярышы» мәйданчыгына китерелгән техника ярыштан соң арт-объектларга әйләнәчәк

25 июльдә Менделеевскида узачак «Геройлар ярышы» мәйданчыгына махсус техника: трамвай, тепловоз, автобуслар һәм турбиналы контейнерлар китерелде. Чара тәмамлангач, бу объектлар шәһәрнең үзенчәлекле арт-объектларына әвереләчәк.

Районның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 25 июльдәге ярышлар өчен махсус мәйданчыкка төрле техника китерү эшләре тәмамланган. Оештыручылар фикеренчә, ярышлардан соң бу объектлар шәһәрнең яңа һәм үзенчәлекле арт-объектлары статусын алачак.

Мәйданчыкны бизәү эскизлары белән район башлыгы Роберт Искәндәров уртаклашты. Аның сүзләренчә, локомотивка Дмитрий Менделеевның портреты урнаштырылачак. Ә трамвай эчендә классик әдәбият әсәрләренең таныш персонажлары «сәфәр кылачак».

Күрсәтелгән техниканың басым өлеше Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән. Оештыручылар бу алымны республиканың бай сәнәгать потенциалын күрсәтү максатыннан кулланган. 

Хәзерге вакытта «Геройлар ярышы»на рәсмиләштерү (теркәлү) эшләре актив дәвам итә, дип яза «Татар-информ».

Комментарии

Главное