16+

Фәрит Хәнифов Россия-АСЕАН форумында Татарстанның транспорт-логистика потенциалын тәкъдим итте

Казанда узган Россия-АСЕАН эшлекле форумында Татарстан транспорт министры Фәрит Хәнифов республиканың уникаль географик халәте һәм халыкара логистика чылбырларындагы мөһим роле турында сөйләде.

Казанда узган Россия-АСЕАН эшлекле форумында Татарстан транспорт министры Фәрит Хәнифов республиканың уникаль географик халәте һәм халыкара логистика чылбырларындагы мөһим роле турында сөйләде.

Казанда «ЕАЭС-АСЕАН: энергетика, инфраструктура һәм сәнәгать кооперациясе» темасына багышланган Россия-АСЕАН эшлекле форумы кысаларында Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады. Ул җыелучыларга республиканың транспорт инфраструктурасы һәм логистика мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Үз чыгышында министр Татарстанның ил картасындагы аерым урынына игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, республика төньяктан көньякка һәм көнбатыштан көнчыгышка сузылган мөһим транспорт коридорларының тоташу ноктасында урнашкан.
 

Фәрит Хәнифов шулай ук Татарстанның табигый үзенчәлекләренә тукталды: төбәк биләмәсендә Россиянең иң зур су артерияләре – Идел һәм Кама елгалары кушыла. Нәкъ менә шушы уңайлы шартлар аркасында республика ил төбәкләрен һәм чит ил партнерларын берләштергән ныклы логистика чылбырлары төзүгә иреште.
 
Татар-информ

Комментарии

Главное