16+

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Казан көннәре Татарстан һәм Белоруссия дуслыгын ныгыта

Минскта Казан көннәре уза.

Минскта Казан көннәре уза.

Программада-«Тәмле Казан» гастрономия фестивале, мастер-класслар, Татарстан осталары һәм һөнәрчеләре продукциясе белән ярминкә, шулай ук бай мәдәни һәм музыкаль программа. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Макстагы каналында белдерде.
 

"Болар барысы да мәдәни алмашуны көчәйтергә һәм дуслыкны ныгытырга ярдәм итә!"- дип өстәде республика лидеры.
Татар-информ

Комментарии

Главное