16+

Татарстан елгаларында су дәрәҗәсе күтәрелүен дәвам итә

Татарстанда узган тәүлектә елгаларда су күтәрелү дәвам итте. Аларның күбесендә ул 1-11 сантиметрга күтәрелде.

Татарстанда узган тәүлектә елгаларда су күтәрелү дәвам итте. Аларның күбесендә ул 1-11 сантиметрга күтәрелде.

Кама аръягы елгаларында суның күтәрелеше 4 сантиметрдан 25 сантиметрга кадәр тәшкил иткән.

"Елгаларда язгы боз күренешләре үсеше дәвам итә, боз катламында промоиннар һәм кырыйлар барлыкка килә, аерым су агымнарында боз күтәрелгән», — дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Республика елгаларында су биеклекләре тугайга чыгу дәрәҗәсеннән һәм куркыныч күрсәткечләрдән түбәнрәк билгеләрдә. Елгаларда уңайсыз һәм куркыныч гидрологик күренешләр күзәтелми, дип ачыклык керттеләр гидрометүзәктә.

 

Татар-информ


Комментарии

Главное