16+

Апрель ае татарстанлыларны климатик нормадан югары температура белән сөендерәчәк

Быел апрель узган елларга караганда җылырак булачак. Бу хакта Татарстан гидрометеорология үзәге мәгълүматлары сөйли.

Быел апрель узган елларга караганда җылырак булачак. Бу хакта Татарстан гидрометеорология үзәге мәгълүматлары сөйли.

Синоптиклар республикада һаваның уртача температурасын климатик нормадан 2 градуска югарырак дип фаразлый.

Гидрометүзәктә искәртүләренчә, Казан буенча норма 5,8 градус җылылык, Татарстан буенча 5,4 градус тәшкил итә.

Апрель аенда явым-төшемнәр саны уртача күпьеллык күрсәткечләргә туры киләчәк. Казанда бу 33 миллиметр, республика буенча – 30 миллиметр.


Комментарии

Главное