16+

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре Яшел Үзәндәге җимерелү урынында конструкцияләрне тикшерделәр

Яшел Үзәндәге җимерелү урынында эшләр барды.

Яшел Үзәндәге җимерелү урынында эшләр барды.

Яшел Үзәндәге җимерелү урынында конструкцияләрне сүтү эшләре кичкә кадәр дәвам итте. Алар 18:20 дә тәмамланды, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.

Кар өемнәрен һәм төзелеш корылмаларын сүтүдә 3 берәмлек инженер техникасы-төягечләр җәлеп ителгән. Зыян күрүчеләрне һәм җимерекләр астында һәлак булганнарны коткаручылар тапмады, дип ачыклык керттеләр ведомствода.


Комментарии

Главное