16+

Әгерҗедә 500 урынлык мәктәпне 701 млн сумга төзиячәкләр

Әгерҗедә 500 урынлык яңа мәктәп төзүгә 701 млн сум акча юнәлдереләчәк.

Әгерҗедә 500 урынлык яңа мәктәп төзүгә 701 млн сум акча юнәлдереләчәк.

Әгерҗедә яңа мәктәп сафка басачак. Проектның кирәклеге 1936 елда төзелгән 1 нче гимназия бинасының авария хәлендә булуы белән бәйле. Тендер турындагы белешмәләр дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.

Мәктәп янында шулай ук мәгариф, спорт һәм мәдәни-ял итү инфраструктурасы булган күп функцияле үзәк төзү планлаштырыла. Мәктәп һәм үзәк төзелешенең гомуми бәясе 1,3 млрд сум тәшкил итәчәк.

Проект буенча подрядчы итеп «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе»дәүләт казна учреждениесе билгеләнде, дип яза «Татар-информ».


Комментарии

Главное