16+

Татарстан автоинспекторлары көчле җил вакытында юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында искәртте

Синоптиклар фаразлавынча, бүген республика территориясендә секундына 20 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген республика территориясендә секундына 20 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне үтәргә, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алырга кирәклеген искәртте.

Моннан тыш, хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булырга, бигрәк тә җил аеруча көчле булырга мөмкин булган юлларның ачык участокларында кискен маневрлар һәм узып китүләрдән качарга кирәк.


Комментарии

Главное