16+

Казанда Беломорская урамындагы хрущевкадагы ике подъезд өстендә түбә ишелде

Казанда йорт түбәсе ишелгән.

Казанда йорт түбәсе ишелгән.


Казанда Беломорская урамы, 71а адресы буенча урнашкан биш катлы йортның ике подъезд өстендә түбә ишелеп төшкән. Беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр итә шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе.

"Йорт-1964 елда төзелгән биш катлы хрущевка. Урында-районнар башлыгы Владимир Жаворонков. Алга таба җимерелү куркынычы юк",-диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Идарәче компания торгызу эшләренә кереште. Хәзерге вакытта җылытуны эшләтеп җибәрүгә әзерлек эшләре алып барыла, өйгә җылыны ике сәгать эчендә кайтарачаклар. Җимерелү булган ике подъездда җылытуны көн ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла.


Комментарии

Главное