16+

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның социаль челтәрләре мониторингы турында сөйләде

Ата-аналар балалары турында мәгълүмат җыюга ризалык бланклары ала башладыла

Ата-аналар балалары турында мәгълүмат җыюга ризалык бланклары ала башладыла

Мониторингка 5-11 сыйныф укучыларының профильләре эләгәчәк


Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хакимиятнең социаль челтәрләрдә укучыларның аккаунтлары турында мәгълүмат җыячагына борчылган ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды.

Министрлык релизы «мәктәп укучыларының социаль челтәрләрен мәҗбүри мониторинглау турындагы имеш-мимешләрне кире кага» дигән башисем белән чыкты. Әмма шул ук хәбәрдә Мәгариф министрлыгы таный: мәгълүматларны барыбер җыячаклар, ләкин мәҗбүри тәртиптә түгел.

"Аның бары тик ирекле нигездә һәм ата-аналар ризалыгы белән генә уздырылуын ассызыклау мөһим. Ата — аналар тарафыннан балалар аккаунтлары турында бирелгән барлык мәгълүмат бары тик потенциаль куркынычларны анализлау һәм челтәрдә куркынычсыз тәртип буенча киңәшләр эшләү өчен генә кулланылачак", - дип аңлаттылар ведомствода. Татар-информ


Комментарии

Главное