16+

Татарстанда фәнни хезмәткәрләр саны 1999 елдан бирле рекордлы дәрәҗәгә җитте

Татарстанның фәнни-технологик үсеш белән идарә итү системасы җитлеккәнлек индексында алдынгы урыннар саклый

Татарстанның фәнни-технологик үсеш белән идарә итү системасы җитлеккәнлек индексында алдынгы урыннар саклый

Татарстанда фәнни-тикшеренү хезмәткәрләре саны республика тарихында рекордлы дәрәҗәгә җитте, дип хәбәр итте ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Ул билгеләп үткәнчә, фәнни-тикшеренү персоналы саны якынча 16,5 мең кешегә җиткән — мондый күрсәткеч 1999 елдан бирле булмаган.

Фазлыева шулай ук Татарстанның фәнни-технологик үсеш белән идарә итү системасының җитлеккәнлек индексында алдынгы урыннарын саклавын өстәде.


Комментарии

Главное