16+

Яр Чаллыда шәһәрнең 400 еллыгына истәлекле билге булдырылды

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Яр Чаллы шәһәренә 400 ел » истәлекле билгесен гамәлгә кую турындагы карарны имзалады.

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Яр Чаллы шәһәренә 400 ел » истәлекле билгесен гамәлгә кую турындагы карарны имзалады.

2026 елның 18 гыйнварына даталанган Документ Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Нигезләмә нигезендә, юбилей билгесе шәһәрнең социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә тапшырылачак. Карар белән шулай ук бүләкләүне карау белән шөгыльләнәчәк махсус комиссия составы һәм билгене бирү тәртибе расланды.

Документ рәсми рәвештә муниципалитетның интернет-порталында урнаштырылган. Карарның үтәлешен тикшереп тору шәһәр башлыгы урынбасарына йөкләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Комментарии

Главное