16+

Татарстанда икенче ел юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арта

Татарстанда аварияләрдә һәлак булучылар саны инде икенче ел арта икән.

Татарстанда аварияләрдә һәлак булучылар саны инде икенче ел арта икән.

Татарстанда икенче ел юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арта, дип белдерде Гафаров.

Татарстанда икенче ел рәттән үлем аварияләре саны арта. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында республика премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, ун ел рәттән юлларда һәлак булучылар санын киметүгә ирешелгән, әмма соңгы ике елда бу тенденция бозылган.

"Соңгы ике елда нәрсә булды?"- дип сорады Гафаров.

Аның сүзләренчә, быелгы вәзгыять борчулы булып кала. Төп сәбәп итеп вице-премьер җаваплы ведомстволарның оештыру җитешсезлекләрен атады.

"Безгә бюджет акчалары һәм финанс ресурслары җитми дип әйтеп булмый. Акча планында-тәэмин ителгән. Әмма оешкан эш җитми", - дип ассызыклады Шамил Гафаров.


Комментарии

Главное