16+

Татарстанда йөк машиналары һәм автобуслар юлларда йөри ала

Чикләүләр бетерелде.

Чикләүләр бетерелде.

Татарстанда федераль трассаларның һава торышы начар булу сәбәпле йөк машиналары һәм автобуслар хәрәкәтен чикләгән участокларында чикләүләрне алганнар, бу хакта Идел-Вятскуправтодор матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 17.00 сәгатьтән көчле кар яву аркасында республикада Казан – Оренбург (Әлмәткә кадәр), Казан – Ульяновск, Йошкар-Ола – Яшел Үзән – М7 «Волга», М7 «Волга» һәм М12 «Восток»трассалары буенча автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнгән. Шулай ук Алексеевск – Әлмәт төбәк автоюлында да хәрәкәт чикләнгән.

21.15 сәгатьтән чикләүләр бетерелде, чөнки Һава торышы һәм юл шартлары нормальләште-трассалар ачык.

 


Комментарии

Главное