16+

Синоптиклар Яңа ел төнендә Татарстанда нинди һава торышы булачагын хәбәр итте

Татарстан халкын яңа ел төнендә нинди һава торышы көтәчәк?

Татарстан халкын яңа ел төнендә нинди һава торышы көтәчәк?

Татарстан Республикасында Яңа ел алдыннан һава температурасы -9 градуска кадәр төшәчәк, ә 1 гыйнварда һава температурасы -11 градуска җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге.


Һава торышы фаразына караганда, 31 декабрьдә төбәктә болытлы булачак, кар явуы көтелә. Урыны белән буран булырга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 6 метрдан 11 метрга кадәр, урыны белән тизлеге секундына 15 метрга кадәр булачак. Юлларда бозлавык, кар көртләре.


Комментарии

Главное