16+

Татарстан сулыклары бозланып ката башлады

Татарстанда сулыклар бозлана.

Татарстанда сулыклар бозлана.

Татарстан сулыкларында бозлавык башланды. Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Газовая сөйләде.

"Татарстанда кайбер сулыкларда инде бозлавык. Ләкин балыкчыларны кисәтәсе килә: бозга чыгуны кичектереп торыгыз, чөнки ул әле куркынычсыз калынлыкка җитмәгән", — дип сөйләде Регина Газовая.

2023 елдан 2025 елга кадәр бозлавык чорында 15 муниципаль берәмлектә һәлакәтләр теркәлгән, дип өстәде ул.


Комментарии

Главное