16+

Татарстаннан Петербурга беренче ашлык экспрессы юнәлде

Татарстаннан Санкт-Петербургка ашлык төялгән беренче йөк җибәрелде.

Татарстаннан Санкт-Петербургка ашлык төялгән беренче йөк җибәрелде.

Горький тимер юлы беренче тапкыр ашлыкны Татарстаннан Санкт-Петербургка алып китте. 3,2 мең тонналы 44 вагоннан торган состав Юдино станциясеннән төньяк башкала юнәлде, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

"Яңа юнәлеш Төньяк-Көнбатыш портларына даими рәвештә йөкләр җибәрү өчен эшләнгән. Портка килгәннән соң йөк Көньяк Африкага экспортка китә", - дип хәбәр итәләр.

Гыйнвар-ноябрь айларында Татарстанда тимер юл станцияләрендә 540 мең тоннага якын ашлык җибәрелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,4% ка күбрәк.

Ноябрьдә генә дә 84,5 мең ашлык җмбәрелгән, бу узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 45,3% ка күбрәк.


Комментарии

Главное