16+

Татарстанда федераль трассалар участокларын 256 млн сумга яктыртачаклар

Татарстанда федераль автомобиль юлларын яктыртуга ике ел эчендә 256 млн сум юнәлдереләчәк. .

Татарстанда федераль автомобиль юлларын яктыртуга ике ел эчендә 256 млн сум юнәлдереләчәк. .

Татарстанда федераль трассалар участокларын 256 млн сумга яктыртачаклар

Татарстанда федераль автомобиль юлларын яктыртуга ике ел эчендә 256 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта «Идел-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.

"Автомобиль юлларын яктырту программасы өстенлекле. Тукталышларны, җәяүлеләр кичүләрен, авария куркынычы булган участокларны яктырту өчен 2026-2027 елларга акча бүлеп бирелгән инде", - дип сөйләде ул.

Мәсәлән, М7 трассасында Казаннан Шәле авылына кадәр һәм Казан – Оренбург автоюлының кайбер участокларында яктырту урнаштыру планлаштырыла, дип ачыклык кертте Минһаҗев.


Комментарии

Главное