16+

Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча конкурс старт алды

...

...

Россия Икътисади үсеш министрлыгы «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларына ярашлы нигездә 2025-2027 елларда модульле капиталь булмаган урнаштыру чаралары төзүгә субсидияләр тәкъдим итү өчен конкурс игълан итте. Татарстан компанияләре дә анда катнашу өчен гариза бирә ала, дип хәбәр иттеләр ТР Туризм буенча дәүләт комитетында.

Субсидиянең күләме модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасындагы бер номерга 1,5 миллион сумнан артмаска һәм инвестицион проект бәясенең 50 процентыннан югарырак булмаска тиеш.

Конкурс ике этапта уза:

1. Сайлап алуда катнашу өчен гаризаларны 2025 елның 3 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Казан шәһәре, М.Горький урамы, 19нчы йорт. Документлар эш көннәрендә 09:00-18:00 сәгатьләрдә (тәнәфес вакыты – 12:15-13:15 сәгатьтә) кабул ителә.

 


Комментарии

Главное