Быел узган елгы кимчелекләр төзәтеләчәк. Районнарга муниципаль турны да үткәрергә туры киләчәк. Шулай ук фестивальнең оештыру комитеты рәисенең урынбасары Хәбир Иштирәков узган елларда катнашкан катнашучылар да катнаша ала дип белдерде. Бердәнбер шарт – катнашучы пенсия яшендә булырга тиеш.
Быел «Балкыш» фестивале, элеккечә, өч этаптан торачак. Хәбир Иштирәков билгеләп үткәнчә, беренче сайлап алу туры – муниципаль тур шәһәр һәм районнарда инде башланып китте. Бу этапның нәтиҗәләре 2024 елның гыйнвар-февраль айларында билгеләнәчәк.
Икенче этап – зона этабы. Ул март – апрель айларында җиде зона үзәгендә узачак – Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Кукмарада, Буада, Арчада һәм Алексеевскида. Биредә лауреатлар билгеләнәчәк.
Киләсе этап – йомгаклау туры. Гала-концертлар өчәү булачак. Алар апрель азагына, май азагына һәм октябрь аена билгеләнгән. Апрель азагындагы концерт Җиңү көненә багышланса, май азагындагысы Россия көненә багышланачак, ә октябрьдәгесе өлкәннәр декадасына туры китерелгән. Оештыручылар әйтүенчә, гала-концертларның дүртенчесе оешу ихтималы да күздә тотыла. Бу ла
Комментарии