16+

#МойГеройМояСемья акциясе кысаларында 274 татарстанлы үз ветераннары тарихын сөйләде

Флешмоб ВКонтакте социаль челтәрендә уза.

Флешмоб ВКонтакте социаль челтәрендә уза.

Татарстанда яшәүче 274 кеше #МойГеройМояСемья онлайн-флешмобында катнашты. Бу хакта «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Акция үлемсез полкның онлайн-йөрешенә багышланган. Катнашу өчен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучы гаилә геройларының батырлыклары тарихларын ВКонтакте социаль челтәрендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән бастырып чыгарырга кирәк.

Флешмобны оештыручылар татарстанлыларны тарих марафонында катнашырга чакыра. Республика журналистлары басмаларны үз редакцияләре битләрендә актив яктырта. Мәсәлән, массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасы геройларының тарихлары белән 1 меңнән артык хәбәр чыкты.


Комментарии

Главное