16+

«Көзге маркетплейслар марафоны»нда катнашу өчен 300 дән артык бизнесмен теркәлгән

Чара 7 ноябрьдә узачак.

Чара 7 ноябрьдә узачак.

Татарстанда 7 ноябрьдә «Маркетплейсларның көзге марафоны» узачак. Аның кысаларында эшкуарларны OZON, Wildberries һәм KazanExpress сәүдә мәйданчыкларында эшләү нечкәлекләренә өйрәтәчәкләр.

Укуларга 300 дән артык эшмәкәр теркәлгән инде. Татарстанның бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев сүзләренә караганда, бизнесменнарның маркетплейс аша сәүдә белән кызыксынуы көннән-көн арта бара. 

 

Быел маркетплейсларда Татарстаннан булган сатучылары саны 4 тапкыр арткан. 

 


Комментарии

Главное