16+

Татарстанда яшәүчеләр яңалыкларны YouTube һәм «ВКонтакте» дан эзли

Мәгълүматны кайдан карау яшькә дә бәйле.

Татарстанда яшәүчеләр яңалыкларны YouTube һәм «ВКонтакте» дан эзли

Мәгълүматны кайдан карау яшькә дә бәйле.

Интернетта Татарстан халкы өчен мәгълүмат алуның төп каналлары-YouTube видеохостингы һәм «ВКонтакте»социаль челтәре. «ПромРейтинг» агентлыгы татарстанлыларның мәгълүмати өстенлекләре рейтингын әзерләгән.

Сораштырылучыларның 38,5%ы интернет-яңалыклар чыганаклары арасында YouTube ны, ә 37,1% ы «ВКонтакте»ны атаган. Топ-5кә шулай ук 26,9% мәгълүмат сайтлары, 25,2% интернет-форумнар һәм 23,3% Telegram мессенджерлар кергән.


Теге яки бу медиа сайлап алуда яшь үзенчәлекләре аеруча ачык күренә. 14-17 яшьлек яшүсмерләр мәгълүматны күбесенчә “ВКонтакте” дан ала — сораштырылучыларның 60,8% ы әлеге социаль челтәрне атаган.

Әмма 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләр арасында бу ресурсның популярлыгы 50,9% ка кадәр кими. Хәер, 55тән өлкәнрәкләр арасында ул яңадан төп яңалык каналына әверелә, тик аларның 35,3% ы өчен генә.

YouTube ка, мәгълүмат чыганагы буларак, 18-24 һәм 25тән 35 яшькә кадәрге кешеләр өстенлек бирә-55,6% һәм 41,0%. Яшүсмерләргә дә ул кызыклы — 51,0%, әмма өлкән яшьтәге вәкилләр арасында популяррак.


Telegram-каналлар яңалыклар чыганагы буларак 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөһим — аларны 35,3% һәм 36,1% респондентлар искә алды. Ә мәгълүмат сайтлары 36дан 45кә кадәр һәм 46дан 55 яшькә кадәрге кешеләргә аеруча кызыклы.


Интернет-форумнар яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөһим (33,3% һәм 32,4%), әмма бер төркем өчен дә Төп яңалыклар каналы булып тормый. Өлкән яшьтә, күрәсең, Татарстан буенча топ-5кә кермәгән мәгълүмат чыганакларының популярлыгы арта.


«Сораштыру бу елның 25 гыйнвар-10 февралендә интернет челтәреннән файдаланучылар арасында онлайн-анкета ысулы белән үткәрелде», - дип билгеләп үтте аналитиклар.


Комментарии

Главное