16+

Татарстанның балалар психологы яшүсмерләрдәге депрессия турында сөйләде

Хәзер психиатрлар үсмерләрдә депрессив халәтләрнең һәм яшерен депрессияләрнең артуын билгеләп үтә.

Татарстанның балалар психологы яшүсмерләрдәге депрессия турында сөйләде

Хәзер психиатрлар үсмерләрдә депрессив халәтләрнең һәм яшерен депрессияләрнең артуын билгеләп үтә.

Төшенкелек бөтен кешедә дә булырга мөмкин, шуңа күрә ата-аналарның иң мөһим бурычларының берсе-баланың үз-үзен тотышында кечкенә үзгәрешләргә дә игътибар итү. Бу хакта “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Дарья Охотникова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

Кызганычка каршы, хәзерге вакытта психиатрлар үсмерләрдә күңел төшенкелеге артуын әйтә. Ул чакта ата-ана һәм янәшәдәге өлкәннәр үсмергә аеруча игътибарлы булырга тиеш”, - диде ул.

Психолог фикеренчә, ата-аналар үзләренә дә игътибарлы булырга тиеш. Чөнки, әгәр өлкән кеше тыныч булса, ул баласына да ярдәм итә ала. 


"Баналь киңәш — сөйләшү. Балаларыгызны тыңларга өйрәнегез. Хәзерге яшүсмерләр бик акыллы. Алар үз фикерләрен ишеттерергә телиләр, үзләрен иркен тоталар”, — дип сөйләде Охотникова.

Шул ук вакытта бала һәрвакыт ата-ананың мәхәббәтен тоярга тиеш. Балигъ булмаган балага өлкәннәр аның өчен нәкъ менә шул хис аркасында борчылуын искәртергә кирәк.


Комментарии

Главное