16+

Медведева Гран-при финалыннан төшеп калды

Россия фигуристы Франциядә бары тик дүртенче урын алды.

Россия фигуристы Франциядә бары тик дүртенче урын алды.

24 ноябрьдә узган фигуралы шуу буенча ярышта Евгения Медведева карьерасында беренче тапкыр Гран-при финалына үтә алмады. Ул Канада этабында — өченче, ә Франциядә дүртенче урын алды.

Быел май аенда Медведева Россиядәге тренеры Тутберидзе командасыннан канада белгече Брайн Орсерга киткән иде. Ул моны яңа үсешкә омтылуы, яңа эш күрсәтергә теләве белән аңлата.

6-9 декабрьдә Ванкуверда узачак Ган-при финалында ялгыз шууда Алинә Заһитова һәм Александра Трусова Россия данын яклаячак.

 

Фото: Инстаграм

https://kiziltan.ru


Комментарии

Главное